Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Юстиция министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Министрлык тарихы
Элемтә өчен мәгълүмат
Ведомство буйсынуындагы оешмалар
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет
Эшчәнлек
Дәүләт хезмәтләре
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Аналитик материаллар
Түләүсез юридик ярдәм
Хокукый белем бирү
Җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү
Җирле үзидарә
Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты
Гражданнарның җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар уздыру хокукларын гамәлгә ашыру
Товарлар китерүгә, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру турында мәгълүмат
Цифрлы трансформация
Ситуацион үзәк
Монополиягә каршы комплайнс
Файдалы мәгълүмат
Документлар
Планнар, программалар, проектлар
ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентлары
Министрлыкның эшчәнлеген регламентлаштырган документлар
Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы документлар
Министрлыкның эчке документлары
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының исәпкә алу сәясәте
Татарстан Республикасы законнары җыентыгы
ТР дәүләт хакимияте башкарма органнары тарафыннан эшләнелә торган норматив хокукый актлар проектларын юридик-техник рәсмиләштерү буенча методик тәкъдимнәр
Норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза үткәрү буенча гамәли тәкъдимнәр
Министрлык тарафыннан әзерләнгән ТР норматив хокукый актлары проектлары
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшчәнлеге турындагы мәгълүматны мәгълүматтан файдаланучы гарызнамәсе буенча аңа бирү тәртибе
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм бүтән карарларга шикаять белдерү тәртибе
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Яңалыкларны юллау
Сайтка ярдәм
Сәхифәләр
Гражданнар мөрәҗәгате
Министрлык җитәкчелегенең гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Законнар
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау турында хисаплар
Еш сорала торган сораулар
Интернет кабул итү бүлмәсе
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм бүтән карарларга шикаять белдерү тәртибе
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы
Федераль дәүләт вузлары студентларын хәрби әзерләү: яңа мөмкинлекләр
2008 елның 20 марты, пәнҗешәмбе
2008 елның 6 мартында РФ Хөкүмәтендә “Югары һөнәри белемнең федераль дәүләт мәгариф учреждениеләрендә хәрби уку үзәкләре, хәрби укыту факультетлары һәм хәрби кафедралар турында” 275-р номерлы күрсәтмә дөнья күрде.
Федераль дәүләт югары уку йортларында гражданнарны хәрби әзерләү системасын үзгәртеп төзү кысаларында вузларда хәрби укыту факультетлары һәм хәрби кафедралар саны сизелерлек кими. Хәзерге вакытта гамәлдә булган 234 хәрби укыту факультеты, хәрби кафедра һәм хәрби һәм экстремаль медицина кафедрасының 70 % бетереләчәк. Федераль дәүләт вузларында бары тик 68 хәрби укыту факультеты һәм хәрби кафедра калачак.
Хәрби кафедрада запастагы офицерларны хәрби әзерләү программасы буенча укыту граждан Россия Оборона министрлыгы белән төзегән шартнамә нигезендә башкарыла.
Бер үк вакытта федераль дәүләт вузлары каршында 37 хәрби уку үзәге төзеләчәк.
“Югары һөнәри белемнең федераль дәүләт мәгариф учреждениеләрендә Россия Федерациясе гражданнарын хәрби әзерләү программалары буенча укыту турында” 2008 елның 6 мартындагы 152 номерлы РФ Хөкүмәте Карары нигезендә 2008 елның 1 гыйнварыннан югары һөнәри белемнең федераль дәүләт мәгариф учреждениеләрендә көндез уку рәвешендә белем алучылар, сәламәтлекләре буенча хәрби хезмәткә яраклы һәм контракт буенча хәрби хезмәткә алыну таләпләренә җавап бирә торган булсалар, Россия Оборона министрлыгы белән төзегән шартнамә нигезендә әлеге белем бирү учреждениеләре каршындагы хәрби уку үзәкләрендә хәрби әзерлек үтәргә хокуклы. Шартнамә гражданнар 24 яшькә җиткәнгә кадәр төзелә ала. Хәрби уку үзәгендә уку вакытында гражданга өстәмә стипендия түләнә. Уку тәмамланганнан соң гражданнар хәрби хезмәт үтү турында контракт төзергә тиеш. Контракт төзүдән баш тарткан очракта, ул үзенең әзерлеге өчен тотылган чараларны кайтарырга тиеш.
Моның белән бәйле федераль дәүләт вузлары каршындагы хәрби уку үзкләрендә гражданнарны хәрби әзерләү тәртибен җайга сала торган Нигезләмә расланды. Россия Оборона министрлыгы, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы, шулай ук федераль башкарма хакимиятнең вузларны гамәлгә куючы вәкаләтләрен башкаручы органнары һәм хәрби уку үзәкләре эшчәнлеген оештыру өлешендә вузлар ректорлары вазыйфалары билгеләнде. Хәрби уку үзәкләренә гражданнарны кабул итү һәм әлеге үзәкләрнең белем бирү эшчәнлеге үзенчәлекләре, уку җыеннары (стажировкалар) үткәрү кагыйдәләре, хәрби уку үзәкләреннән гражданнарны чыгару өчен нигезләр, шулай ук хәрби уку үзәге хезмәткәрләренә таләпләр һәм хәрби уку үзәге эшчәнлеге белән җитәкчелек итү тәртибе билгеләнде.
Гражданнарны хәрби уку үзәгендә укыту турында шартнамә рәвеше китерелгән. Шулай ук федераль дәүләт вузлары каршындагы хәрби укыту факультетлары (хәрби кафедралар) эшчәнлеген регламентлаучы Нигезләмә расланды. Хәрби укыту факультетларында (хәрби кафедраларда) студентлар запастагы офицерларны хәрби әзерләү программасын өйрәнәләр. Хәрби кафедрада укучы гражданнарга ай саен өстәмә стипендия түләнә.
Моннан тыш, дәүләт медицина вузларында хәрби һәм экстремаль медицина кафедраларын төзүне, тиешле кафедраларда көндез уку бүлекләре студентларын медицина профилендәге запастагы офицерларны әзерләү һәм медицина профилендәге запастагы офицерларны яңадан әзерләү программалары буенча укытуны күздә тоткан актлар көчен югалтканнар дип танылды.
Моннан тыш, югары һөнәри белемнең дәүләт, муниципаль яки әзерлекнең (белгечлекнең) тиешле юнәлешләре буенча дәүләт аккредитациясе булган дәүләтнеке булмаган мәгариф учреждениеләрендә хәрби кафедралар турында Нигезләмә һәм күрсәтелгән хәрби кафедраларда РФ гражданнарын запастагы офицерларны әзерләү программалары буенча укыту турында Нигезләмә көчләрен югалталар.
“Гарант” компаниясе материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
ТР Юстиция министрлыгында коррупциягә каршы экспертиза буенча стажировка узган ел максатчан аудиториянең 80%ын колачлады
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза. Норматив хокукый актлар проектларын эшләү” программасы буенча дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен ике көнлек стажировка башланды.
8
июнь, 2026 ел
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Россия-АСЕАН саммитын уздыру көннәрендә алкоголь сатуны чикли торган карар бастырды
Казанда Россия-Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе саммитын уздыру вакытында алкоголь сатуга чикләүләр гамәлдә булачак.
6
июнь, 2026 ел
Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Алабуга Сабантуенда катнашты
Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин мактаулы кунаклар арасында Алабуга районы Сабантуенда булды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Юстиция министрлыгы җәй көне автомобильдә сәяхәт итүчеләргә куркынычсызлык кагыйдәләре турында искәртә
Җәй - сәяхәтләр сезоны. Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы республика халкына һәм кунакларга автомобильдә сәяхәт иткәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү зарурлыгын искәртеп мөрәҗәгать итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз