Гражданнарны ТР Юстиция министрлыгында видео аша кабул итү

2012 елның 2 ноябре, җомга

2012 елның 31 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры гражданнарны кабат видео аша кабул итте. Видеоконференция элемтәсе сеансы Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында булды. Он-лайнда 10 граждан кабул ителде, аерым алганда, хезмәт хокукы нормаларын куллану мәсьәләләре буенча – 1, муниципаль законнар буенча – 1, ю салым законнары буенча – 1, пенсия законнары буенча – 1, административ хокук буенча – 1, җирле үзидарә турында законнар буенча – 3, социаль яклау буенча – 1 һәм нотариат турындагы законнар буенча – 1 сорау бирелде. Министр һәрберсенә дә законнарга нигезләнеп аңлатмалар биреп барды.
Видео аша кабул итүдә Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Г.С.Салихова, муниципаль районның башкарма комитеты җаваплы хезмәткәрләре, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Видео аша кабул итү вакытында яңгыраган сораулар җаваплары белән бергә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының “Еш бирелә торган сораулар” бүлегенә урнаштырыла.
ТР юстиция министры М.М.Корманов тарафыннан халыкны кабул итү тәҗрибәсендә видеоэлемтәнең заманча компьютер технологияләре киң кулланылыш тапты. Агымдагы елның 10 аенда министр, республиканың 8 муниципаль районыннан гражданнарны 8 тапкыр видео аша кабул итү үткәреп, 98 кешегә консультация бирде.
Министр онлайн-кабул итүләр барышында җирле үзидарә органнарына кагылышлы һәм РФ Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы каравында булган закон проектлары турында халыкка һәм җирле үзидарә органнарына җиткерде. Әлеге проектларның кабул ителү динамикасы ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан күзәтелеп барыла һәм җирле үзидарә органнарына хәбәр ителә.
Онлайн кабул итүләрнең нәтиҗәлелеге билгеле: халыкка, бернинди финанс чыгымнары сарыф итмичә, үз сорауларына квалификацияле юридик консультация алу мөмкинлеге бирелә.
ТР Юстиция министрлыгы министр исеменә кергән мөһим мәсьәләләр буенча халыкка мәгълүмат бирү өчен бөтен мөмкинлекләрдән дә файдалана: мөһим сорауларны һәм аларга җавапларны Министрлык сайтында урнаштырудан тыш, алар Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан гамәлгә куелган “Хокук һәм хәят” журналында, “Татарстан Республикасында җирле үзидарә” журналында басылып чыга.

ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International