Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районына баруып кайту

2012 елның 7 ноябре, чәршәмбе

Гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү максатларында 2012 елның 2 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары - Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты җитәкчесе М.М.Ибәтов Зеленодольск шәһәрендә гражданнарны шәхси кабул итте.
Юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән гражданнарны кабул итү барышында аларны кызыксындырган сораулар буенча аңлатмалар бирелде. Аерым алганда, торак законнарына, торак урыннарны капиталь ремонтлауга кагылышлы мәсьәләләр буенча, шулай ук хезмәт законнары, ятим балаларның һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау өлкәсендә барлыкка килә торган мәсьәләләр буенча консультация ярдәме күрсәтелде.
Моннан тыш, Департамент белгечләре Зеленодольска барып кайтулары кысаларында Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районында муниципаль норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү буенча җирле үзидарә органнарының эшчәнлеге оештырылуны һәм район административ комиссияләренең эшчәнлеге оештырылуны өйрәнде. Җирле үзидарә органнарына, коррупциягә каршы экспертиза үткәрүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатын күздә тотып, кирәкле теләк-тәкъдимнәр бирелде.
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International