2012 елның 21 октябрендә Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге Яшь юристлар советының чираттагы утырышы булды, анда узып баручы елның 10 аена йомгак ясалды.
Утырышта Казан шәһәре югары уку йортларының Совет составына керүче һәм Ассоциациянең төбәк бүлеге һәм Яшь юристлар советы тарафыннан оештырыла торган чараларда катнашып килүче вәкилләр очрашты.
2012 елда Совет әгъзалары һәм аларның уку буенча хезмәттәшләре Россия Президентын сайлау вакытында “Чиста сайлау өчен” проектында Күзәтүчеләр корпусында күзәтүчеләр булып актив эшләделәр. Бу эшне Татарстанда оештырган өчен, Совет рәисе Станислав Александров Россия Федерациясе Президенты В.В.Путинның Рәхмәт хатын алды.
Утырыш кысаларында түбәндәге юнәлешләр яктыртылды: закон проектларына җәмәгать экспертизасын ясау, халыкка хокукый белем бирү һәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү, шулай ук якын киләчәккә планлаштырылган проектлар, аерым алганда, “Балалар университеты” каршында түләүсез юридик консультация. “Балалар университеты” – Казан (Идел буе) федераль университетының 8-12 яшьтәге балалар өчен исәпләнгән махсус программаны тәшкил иткән проекты. Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге Яшь юристлар советы вәкилләре проект кысаларында балаларын дәрескә озатып килүче ата-аналары өчен түләүсез юридик консультацияләр үткәрәләр. К(Иб)ФУстудентлары Руслан Галиуллин, Рөстәм Шакирҗанов, Елена Барабанова ике кабул итү үткәрделәр инде. Яшь юристлар һәр якшәмбе (ял көне) лекцияләр белән беррәттән олыларга, университетның яшь тыңлаучылары академик фәннәр турында башлангыч мәгълүматлар алганда, хокукый мәсьәләләр буенча консультацияләр бирәчәк. Проектта катнашуга Казан шәһәрендәге югары уку йортларының студентлары Яшь юристлар советы әгъзалары булып торган һәркайсыннан вәкилләр җәлеп ителәчәк. Яшь юристлар шулай ук “Балалар университетында лекторлар сыйфатында эш алып барачак.
Утырышта мәктәп укучыларына шефлык ярдәме күрсәтү эше шәһәр мәктәпләре өчен аеруча мөһим булуы ассызыкланды. 2012 елда шефлык ярдәме бер лицейга гына күрсәтелсә, бүген исә хокук буенча олимпиадаларга укучыларны әзерләүдә совет әгъзаларыннан ярдәм күрсәтүләрен сорап башка гомуми белем бирү мәктәпләре җитәкчеләре мөрәҗәгать итә. Мөрәҗәгать Совет утырышында каралды һәм хупланды.
Яшь юристлар советы үзен аклап өлгергән “Хокук мәктәбе” озак вакытлы проектын гамәлгә ашыру, студентларның юридик клиникаларда эшләве һ.б. дәвам иттереләчәк.
Совет әгъзалары планлаштырылган һәм анонсланган проектлар буенча үзләренең тәкъдимнәрен керттеләр.
Яшь юристлар советы эшчәнлек алып баруын дәвам итә. Йомгак 3 декабрьдә – юристларның һөнәри бәйрәмендә ясалачак.
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте
