ТР Кама Тамагы районында ТКХын тикшерү

2012 елның 9 ноябре, җомга

Кичә, 2012 елның 8 ноябрендә, Татарстан Республикасы юстиция министры вазыйфаларын башкаручы С.Н.Столяров Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов йөкләмәсе буенча, райондагы торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендәге хәлне өйрәнү максатыннан, ТР Кама Тамагы районына эш сәфәренә чыкты. Аның барышында С.Н.Столяров район халкы белән очрашты, 2012 елга күпфатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрү буенча адреслы республика программасына кертелгән дүрт күпфатирлы йортны карады. Аларда торак-коммуналь хезмәтләре күрсәтүнең сыйфаты, күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләүләр күләме һәм торак хезмәтләре хакының нигезләнгәнлеге тикшерде. Идарә итүче оешмаларның Бердәм исәп-хисап үзәкләрендә халык белән эшләве һәм торак-коммуналь хезмәтләре күрсәткән өчен түләү йөкләмәләрен булдыруы тикшерелде. Юстиция министры вазыйфаларын башкаручы социаль яклау органнары тарафыннан халыкка субсидияләр билгеләүнең дөреслеге, шулай ук ТКХ өлкәсендә хезмәт күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе һәм тизлеге белән кызыксынды.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча шул ачыкланды: күпфатирлы йортларга ясалган ремонтның сыйфатсыз булуына җитди дәгъвалар бирелмәгән. Шул ук вакытта поселокның бер төркем халкы торак йортлар янәшәсендәге территорияләрне төзекләндерү һәм юлларны төзәтү буенча үзләренең теләк-тәкъдимнәрен җиткерде.
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International