Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә (9 декабрь) багышланган айлык кысаларында 2012 елның 8 ноябрендә Казан дәүләт медицина университетында “Яшьләр күзлегеннән коррупция” дигән яшьләр форумы узды. Форум эшендә Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Коррупциягә каршы тору советы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм республиканың хокук саклау органнары катнашты.
Чарада катнашучылар эш барышында чыгыш ясадылар. Аерым алганда, ТР Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге җитәкчесе урынбасары А.А.Беденьговның пленар утырыш вакытында сөйләнгән нотыгында республиканың коррупциягә каршы тору өлкәсенә караган норматив хокукый базасы турында һәм бу өлкәдә Татарстанда гамәлгә ашырыла торган чаралар хакында мәгълүмат бирде.
Форум эше секцияләргә бүленеп дәвам итте. Анда студентлар “коррупция” төшенчәсенең эчтәлеге һәм аның җәмгыятьтә таралышы белән таныштылар, шулай ук медицина хезмәте күрсәтү өлкәсендә һәм гомумән җәмгыятьтә коррупциягә каршы торуны ничек күз алдына китерүләре турындагы фикерләре белән уртаклаштылар. Чарада катнашучылар үзара фикер алыштылар һәм коррупциягә каршы торуга юнәлтелгән эшне оештыруга карата үз карашларын белдерделәр.
Студентлар фикеренчә, КДМУда узган яшьләр форумы яшьләрнең белгечләр белән коррупциягә каршы тору өлкәсендә иркен аралашу һәм белемне арттыру өчен кызыклы мәйдан булды.
Охшаш чараларны Казан шәһәрендәге башка югары уку йортларында да уздыру планлаштырыла.
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте