Вакантлы вазыйфаны биләп торуга конкурс турында белдерү

2012 елның 14 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече, Казан шәһәре Мәскәү районы 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре, Казан шәһәре Идел буе районы 7 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре һәм ТР Алабуга районы һәм Алабуга шәһәре 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан итә.
Суд утырышы секретаре вазыйфасына квалификациягә карата таләпләр: югары юридик белем.
Әйдәп баручы белгеч вазыйфасына квалификациягә карата таләпләр: “инженер-төзүче” квалификациясе белән югары һөнәри белем, дәүләт хезмәтенең өлкән һәм кече төркеме вазыйфаларында бер елдан ким булмаган дәүләт хезмәте стажы яисә белгечлек буенча ике елдан ким булмаган хезмәт стажы.
Документлар 2012 елның 14 ноябреннән 4 декабренә кадәр Казан ш., Кремль ур., 16 йорт, 101 нче бүлмә адресы буенча кабул ителә. Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00 дан 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дан 16.45 кә кадәр, аш вакыты 13.00 дән 13.45 кә кадәр.
Конкурсны үткәрү өчен күз алдында тотылган көн – 2012 елның 20 декабре. Конкурсның үткәрелү урыны – ТР Юстиция министрлыгының конференцияләр залы, 3 кат.
Вакантлы вазыйфаны биләп торуга дәгъва итүчегә карата куелган таләпләр, граждан хезмәтен узу шартлары, конкурсны үткәрү турында нигезләмә "Конкурс документлары" бүлекчәсендә урнаштырылган.
Конкурс турында тулы мәгълүматны 292-51-48, 292-38-15 телефоннары аша белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International