Тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру буенча эш киңәшмәсе

2020 елның 15 декабре, сишәмбе

киңәшмәсе

Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында онлайн-режимда җирле үзидарә органнары тарафыннан Татарстан Республикасының тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча, шул исәптән аларның үтәлеше турында хисаплар һәм мәгълүмат бирү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды.

Чара, гадәттәгечә, муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының административ комиссияләренең җаваплы секретарьлары, административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә вәкаләтле вазыйфаи затлар катнашында узды.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча хисапларны төзегәндә җибәрелә торган җитешсезлекләр турында фикер алыштылар, шулай ук алга таба дөрес булмаган мәгълүматлар  бирүдән качарга мөмкинлек бирәчәк күрсәтмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International