Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре өчен "Күчемсез милек объектларының кадастр исәбе һәм кадастр бәясе" темасына онлайн-семинар үткәрде.
Чарада Росреестрның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин, ТР Югары Суды судьясы Юлия Старшая, "Федераль кадастр палатасы" ФДУПнең Татарстан Республикасы филиалы КМБДР алып баруны тәэмин итү бүлеге башлыгы Анна Кайнова катнашты.
Семинарда күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә кую өчен документлар җибәрү тәртибе һәм документлар җибәргәндә килеп чыга торган типик хаталар, кадастр бәясен судка кадәр һәм суд аша дәгъвалау мәсьәләләре каралды.