Җәмәгать судьялары аппаратларының яңа кабул ителгән хезмәткәрләре өчен стажировка мәйданчыгы

2021 елның 17 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында республиканың яңа кабул ителгән җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре өчен «Һөнәргә кереш» программасы буенча стажировка мәйданчыгы узды.

«Һөнәргә кереш» программасы суд эшен башкару, штрафлар белән идарә итү, архив эшен алып бару, шулай ук «Җәмәгать судьялары» программа комплексында эшләү мәсьәләләре буенча белем һәм һөнәри күнекмәләр алуны күздә тота.

Эпидемиологик вәзгыять уңаеннан барлык 78 тыңлаучы өчен укулар видеоконференцэлемтә режимында үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International