2018 елның 17 гыйнварында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Кодекс” мәгълүмат компаниясе” АҖ вәкилләре тарафыннан муниципаль районнар һәм шәһәр округларының җирле үзидарәләре органнарының юридик хезмәтләре хезмәткәрләренә, республика прокуратурасы һәм “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе хезмәткәрләренә республика дәрәҗәсендәге һәм муниципаль дәрәҗәдәге норматив хокукый актларга юридик анализ ясау өчен “Кодекс” МСА махсуслаштырылган программа тәэмин ителешен куллану буенча белем бирү чарасы узды.