Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының дәүләт хезмәткәрләрен аттестацияләү һәм квалификация имтиханы уздыру буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.
Аттестация комиссиясе карары буенча ике дәүләт хезмәткәре квалификация имтиханын тапшырды һәм аларга, биләп торган вазыйфаларга туры китереп, класслы чиннар бирү тәкъдим ителде.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча комиссия карары белән аттестацияләнүче 6 кеше дәүләт граждан хезмәтенең биләп торган вазыйфаларына туры килә дип танылдылар, 1 аттестацияләнүче – дәүләт граждан хезмәтенең биләп торган вазыйфасына туры килә дип танылды һәм вазыйфаи үсеш тәртибендә дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләп торуга кадрлар резервына кертүгә тәкъдим ителде, 1 аттестацияләнүче – өстәмә һөнәри белем алу шарты белән дәүләт граждан хезмәтенең биләп торган вазыйфаларына туры килә дип танылды һәм 1 аттестацияләнүче дәүләт граждан хезмәтенең биләгән вазыйфасына туры килми дип танылды.
Комиссия утырышында бәйсез экспертлар сыйфатында Татарстан Республикасы Югары Суды судьясы Евгений Верхокамкин, Татарстан Республикасы Казан шәһәре Вахитов суд районы буенча 5 нче суд участогы җәмәгать судьясы Илһам Кәлимуллин, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе урынбасары Александр Чашин катнашты.