Казанның Арча зиратында Татарстанның элеккеге юстиция министры Альберт Салабаев белән хушлашу мәрәсиме булды

2022 елның 4 марты, җомга

Мәрәсимне республиканың юстиция министры Рөстәм Заһидуллин алып барды. Анда Альберт Михайловичның туганнары һәм якыннары, элеккеге хезмәттәшләре һәм дуслары катнашты.

Экс-министрның вакытсыз вафатына бәйле рәвештә Татарстан Республикасы дәүләт органнары җитәкчеләре һәм суд җәмәгатьчелеге вәкилләре: Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев, Татарстан Республикасы Конституция суды рәисе Фәрхәт Хөснетдинов, Татарстан Республикасы Президенты Дәүләт-хокук идарәсе башлыгы Лариса Глухова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров кайгы уртаклашу сүзләрен әйттеләр.

“Югары профессиональлек, куелган максатларга ирешүдә гаҗәеп энергия һәм үҗәтлек аңа хезмәттәшләре һәм дуслары арасында тирән хөрмәт китерде. Салабаев Альберт Михайлович турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланачак. Татарстан җәмәгатьчелеге авыр югалту кичерде”, - диелә некрологта.

Альберт Михайлович Татарстан Республикасы юстиция министры вазыйфасын 1987 елдан 2004 елга кадәр башкара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International