Юстиция министрлыгында студентларга Татарстан Республикасында Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру турында сөйләделәр

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультеты студентлары өчен “Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру турында” темасына лекция үткәрделәр.

Студентлар алдында түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Илфат Мингалимов чыгыш ясады. Ул республика структураларының бу мөһим юнәлештәге эшчәнлеге, җәмгыятьтә коррупцион тәртипне профилактикалау буенча эш ысуллары, республиканың коррупциягә каршы программасын тормышка ашыру турында сөйләде.

“Бүген коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыруның программа ысулы кирәклеге коррупциянең тормышның барлык өлкәләренә йогынтысы, аның күптөрлелеге, тармакара һәм төбәкара элемтәләрнең катлаулануы белән бәйле”, - дип билгеләп үтте Илфат Мингалимов.

Лекция интерактив форматта узды һәм студентларның зур кызыксынуын уятты.

Ахырда, традиция буенча, студентлар Татарстан Юстиция министрлыгы музеенда булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International