Бүген “Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы” ДКУ җитәкчесе Марс Фәтхуллин һәм “ТИСБИ” Идарә университеты” югары белем бирү учреждениесе ректоры Дмитрий Поляков хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр.
Яклар үз компетенцияләре чикләрендә һәм федераль һәм республика законнары кысаларында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәткәндә хезмәттәшлек итәргә, шулай ук халыкны хокукый мәгълүматлаштыру һәм хокукый агарту чараларын гамәлгә ашырганда хезмәттәшлек итәргә килештеләр.
Килешү нигезендә яклар квартал саен түләүсез юридик ярдәм алуга хокуклы гражданнарны уртак эшчәнлек рәвешендә кабул итәчәк.