Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Нурлат һәм Әгерҗе муниципаль районнарына күчмә чаралар әзерләү кысаларында Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме әгъзаларының киңәшмәсе булды.
Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов, әлеге районнарда җинаятьчелекне анализлау нигезендә, киңәшмәдә катнашучыларга җентекләбрәк өйрәнүне таләп итә торган юнәлешләргә, шулай ук хокук бозуларны профилактикалау эшен өйрәнгәндә районнарны профилактикалау субъектларына методик ярдәм күрсәтү кирәклегенә игътибар итү бурычын куйды.