2023 елның 26 сентябрендә “Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы” ДКУ җитәкчесе Марс Фәтхуллин һәм Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле Ирина Волынец үзара хезмәттәшлек турында төзелгән килешү кысаларында гражданнарны бергәләп кабул иттеләр.
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты бинасында узган уртак чарада 3 граждан кабул ителде, алар опека рәсмиләштерү, укытучыларның законсыз гамәлләре, балага гражданлык рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иттеләр.
Барлык сорауларга хокукый характердагы җаваплар бирелде, мөрәҗәгать итүчеләрнең кайбер язма мөрәҗәгатьләре Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил компетенциясе буенча бирелде.