“Мөлкәти булмаган характердагы суд карарлары һәм таләпләр мониторингы” темасына Казан шәһәре Башкарма комитеты белән киңәшмә

2023 елның 18 декабре, дүшәмбе

Казан шәһәре Башкарма комитетында министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин белән берлектә “Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты бурычлы булган мөлкәти булмаган характердагы таләпләр һәм суд карарлары мониторингы” дигән темага киңәшмә үткәрде.

Киңәшмәдә башкарма комитетның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, шәһәр районнары администрацияләре башлыклары, хисап регистрлары формаларын тутыру буенча җаваплы затлар катнашты.

Киңәшмә барышында агымдагы елның 9 аенда куелган таләпләрне һәм мөлкәти булмаган характердагы суд карарларын үтәү буенча эш нәтиҗәләре каралды, реестрлар алып бару мәсьәләләре тикшерелде.

Чара нәтиҗәләре буенча күрсәтелгән юнәлеш буенча хезмәттәшлек итүнең һәм уртак эшнең нәтиҗәлелеген арттыруның ысуллары билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International