Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Конституция советы үзара хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар

2024 елның 9 феврале, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм Татарстан Конституция Советының үзара хезмәттәшлеге турында килешү имзаланды.

Уртак эшчәнлек шул исәптән конституциячел законлылыкны ныгытуга, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен дәүләт яклавы гарантияләрен тәэмин итүгә һәм аларны үтәүгә, республика халкының хокукый мәдәниятен үстерүгә, шулай ук Татарстанның конституциячел законнарын үстерүне фәнни-методик тәэмин итүгә юнәлдереләчәк.

Килешүгә кул куйдылар:

Рөстәм Заһидуллин, Татарстан Республикасы юстиция министры

“Әлеге килешү законнарны камилләштерү өлкәсендә ике яклы элемтәләрне үстерүгә этәргеч бирер, шулай ук гражданнарның конституцион хокукларына һәм ирекләренә кагылышлы конкрет проблемаларны хәл итү процедурасын гадиләштерер дип ышанам”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Илдус улы.

Илгиз Гыйләҗев, Татарстан Республикасы Конституция советы рәисе

 “Безнең структура төрле дәрәҗәдәге норматив хокукый актларның республика Конституциясенә туры килмәве аша закон чыгаручыга бу туры килмәү турында белдерүгә һәм шуның белән халкыбызның проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән, - дип аңлатты Илгиз Идрисович. Түләүсез юридик ярдәм күрсәткәндә, Конституция шурасы компетенциясендәге проблемалар белән очрашканда, Юстиция министрлыгына кешеләргә Конституция шурасына мөрәҗәгать итеп, үз хокукларын кире кайтара алулары турында белдерергә кирәк”, - дип өстәде ул.

Конституция советы әгъзалары Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы музее экспозициясе белән бик кызыксынып таныштылар. Саубуллашканда Илгиз Гыйләҗев музейның Мактаулы кунаклары китабына язма калдырган. “Татарстанда Юстиция эшчәнлеген һәм бу өлкә кешеләрен чагылдырган бик кызыклы, эчтәлекле мәгълүмат һәм тарихи предметлар”, - дип язган Илгиз Идрис улы.

 Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 13 июнендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Татарстан Республикасы Конституция советы турында”гы Законга кул куйды. Документ Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International