Министрлыкның конкурс комиссиясе утырышы нәтиҗәләре

2024 елның 27 марты, чәршәмбе

Юстиция министрлыгында вакантлы вазыйфаларны биләүгә һәм кадрлар резервына кертүгә конкурслар узды.

Комиссия карары белән бушлай юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлегенең әйдәп баручы консультанты вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурста Шәехов Эрик Артур улы җиңүче дип танылды.

Кадрлар резервына кертү конкурсында хокукый экспертиза һәм нормалар төзү эшчәнлеге бүлегенең әйдәп баручы советнигы вазифасына Сергей Петрович Чумаков танылды.

Хокукый экспертиза һәм нормалар төзү эшчәнлеге бүлеге башлыгы урынбасары вакантлы вазыйфасына конкурста җиңүче билгеләнмәгән.

Комиссия утырышында эксперт сыйфатында доцент, юридик фәннәр кандидаты, ТИСБИ” идарә университетының җинаять хокукы һәм процессы кафедрасы мөдире вазыйфаларын башкаручы Бадамшин Салават Корбангали улы катнашты.


 

Хезмәттәшләребезне котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International