Юстиция министрлыгында Татарстанның дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләре стажировка үтте

2024 елның 21 июне, җомга

20-21 июнь көннәрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстанның дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләре “Норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза. Норматив хокукый актлар проектларын эшләү” темасына ике көнлек стажировка үтте.

Стажировканың максаты - норматив хокукый актлар проектлары һәм нормалар иҗат итү эшчәнлегенең сыйфатын күтәрүгә ярдәм итүче белем һәм күнекмәләр алу.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе аппаратының, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең, Биектау муниципаль районы Советының, Балтач һәм Чистай муниципаль районнары Башкарма комитетының структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре стажировка үттеләр.

Стажировканы ябуда юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина, Казан (Идел буе) федераль университетының дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры урынбасары Наталья Аксенова, шулай ук Министрлыкның структур бүлекчәләре башлыклары катнашты.

Министр урынбасары Надежда Рагозина стажировка узучыларга билгеләнгән үрнәктәге таныклыклар тапшырды һәм алган белемнәрен киләчәктә  нәтиҗәле куллануларын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International