Татарстанлыларга балаларны яклау мәсьәләләре буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк

2024 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында 2024 елның 20 ноябрендә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне узачак, аны әзерләү буенча координацияләү функцияләре Татарстан Юстиция министрлыгына йөкләнгән. Бу мөһим чара ятим балаларга һәм авыр тормыш хәлендә калган балаларга квалификацияле юридик ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Акция кысаларында республиканың барлык районнарында түләүсез юридик консультацияләр пунктлары ачылачак. Аз керемле гаиләләр, уллыкка бала алучылар, опекуннар һәм опекун булырга ниятләүчеләр балаларның хокукларын гамәлгә ашыру һәм аларның законлы мәнфәгатьләрен яклау турында тиешле мәгълүмат ала алачак.

Консультацияләрдән тыш, Татарстанда түгәрәк өстәлләр, тематик әңгәмәләр, класс сәгатьләре, лекцияләр һәм рәсем конкурслары узачак. Чараларда республика башкарма хакимият органнары һәм федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнары, шулай ук Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Дәүләт юридик бюросы, Адвокатлар һәм Нотариаль палаталары вәкилләре актив катнашачак.

“Без ел саен билгеләп үтә торган Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне гражданнарга хокукый белем бирүгә һәм аңа иң мохтаҗ кешеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән масштаблы акция булып тора”, - дип билгеләп үтте ТР юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик.

Алда торган чаралар турында анонслар алдан ук дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының рәсми сайтларында бастырылачак. Яңалыкларны күзәтеп барыгыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International