Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 21-22 ноябрьдә Татарстанның дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләре “Норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза. Норматив хокукый актлар проектларын эшләү” программасы буенча ике көнлек стажировка үттеләр.
Стажировканың максаты -норматив хокукый актлар проектларының һәм нормалар иҗат итү эшчәнлегенең сыйфатын күтәрүгә ярдәм итә торган белем һәм күнекмәләр алу.
Татарстан Республикасы Конституция Советының, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгының, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре стажировка үттеләр.
Стажировканы ябуда юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик, Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе программаларын һәм проектларын гамәлгә ашыру үзәге җитәкчесе Светлана Гранкина, шулай ук Министрлыкның структур бүлекчәләре башлыклары катнашты.
Чарага йомгак ясап, юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик ассызыклаганча, “стажировкада катнашу гражданнарга һәм муниципаль хезмәткәрләргә практикада кулланыла торган белем һәм күнекмәләргә ия булу өчен уникаль мөмкинлек бирә”.
Чара азагында стажерларга тиешле үрнәктәге таныклыклар тапшырдылар һәм алган белемнәрен гамәли яктан нәтиҗәле куллануларын теләп калдылар.