Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең Электрон мактау тактасына кертү өчен Министрлыктан кандидатны билгеләү буенча комиссия утырышы булды. Утырыш Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин рәислегендә узды.
ТР Президентының 2015 елның 19 ноябрендәге ПУ-1111 номерлы Указы нигезендә ел саен Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең Электрон мактау тактасы төзелә, ул дәүләт граждан хезмәткәрен матди булмаган кызыксындыруның һәм дәүләт органы рейтингын күтәрүнең төп факторларының берсе булып тора.
Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасы -республиканың рәсми порталындагы мәгълүмат бүлеге, анда һөнәри хезмәт эшчәнлегендә иң яхшылар дип танылган һәм дәүләт органнары вәкаләтләрен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыруга шәхси өлеш керткән дәүләт граждан хезмәткәрләре турында мәгълүмат урнаштырылган.
Комиссия эшендә бәйсез экспертлар сыйфатында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының дәүләт хезмәте ветераннары советы әгъзасы Александр Михайлович Чашин һәм “ТИСБИ” Идарә университетының конституцион һәм халыкара хокук кафедрасы доценты Георгий Валерьевич Матвеев катнаштылар.
2024 елгы эш нәтиҗәләре буенча утырышта катнашучы комиссия әгъзаларының күпчелек тавышлары белән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгыннан кандидат итеп җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Ралия Расыйх кызы Гарифуллина билгеләнде.