Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреатлары исемлеге билгеле булды

2025 елның 17 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Министрлар Кабинетының Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреатларын билгеләгән карарын бастырып чыгарды.

Премия ике елга бер тапкыр Татарстан Республикасының дүрт талантлы яшь вәкиленә сәнгать, фән, мәгариф, тәрбия үсешенә керткән шәхси өлешләре, шулай ук яшьләр эшмәкәрлеге һәм яшьләр программаларын гамәлгә ашыру өлкәсендәге югары казанышлары өчен бирелә.

Документ нигезендә, 2024 елда конкурс йомгаклары буенча М. Җәлил исемендәге дүрт республика премиясе бирелә:

- Галәветдинова Дания Нурулла кызына - татар әдәбиятын үстерүгә керткән өлеше, “Бөртекләп җыелган гомер” китабын иҗат иткәне һәм “Қуңелга илһам килә” шигырьләр җыентыгын туплаганы өчен.

- Гатауллин Булат Илдар улына – театр сәнгатен үстерүгә, балалар һәм яшьләр өчен татар театрын саклап калуга һәм популярлаштыруга керткән зур өлеше өчен.

 - Гыймаев Айвар Нурис улына - театр сәнгатен үстерүгә, балалар һәм яшьләр өчен татар театрын саклап калуга һәм популярлаштыруга керткән зур өлеше өчен.

- Фәхразиев Зөлфәт Тәлгать улына - музыка сәнгате өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен.

М.Җәлил исемендәге республика премиясенә лаек булган затлар "М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты" мактаулы исемен алалар, диплом һәм лауреат билгесе белән,  шулай ук һәркайсы 200 мең сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнәләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International