Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов белдерүе

2013 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Мин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка биләгән вазыйфамнан үз теләгем белән азат итүен сорап мөрәҗәгать иттем.

Бу адымым гаиләмне яклауда һәм үземнең гадел исемемне торгызуда катнашырга, шулай ук мине тикшерүгә басым ясый дип гаепләп сөйләүләрне туктатырга мөмкинлек бирер дип ышанам.

Ышандырып әйтә алам, массакүләм мәгълүмат чараларына ашыгып җиткерелгән мәгълүмат чынбарлыктан ерак.

Кызганычка каршы, хокукый дәүләт булырга безгә бик ерак булуына тагын бер кабат ышандым. Мондый авыр гаепләүне чыгарганчы, Россия Федерациясе Конституциясенең 49 статьясын өйрәнергә кирәк иде.

Моннан тыш, үземнең һәм гаилә әгъзаларым рөхсәтеннән башка, Интернетта гаилә фотографияләрен урнаштырган массакүләм мәгълүмат чараларының игътибарын моның, шәхси тормышка тыкшыну буларак, күңелсезлекләргә китерергә мөмкин булуына юнәлтәсем килә. Мин дә, хатыным да җинаятьчеләр дип танылмаган бит.

Шикләнмим, үземне һәм гаиләмне яклый алырмын дип чын күңелдән ышанам.

Бөтенләйгә саубуллашмыйм. Очрашуларга кадәр дим. Тикшерүләр нәтиҗәләрен көтик.

Бу кыен минутларда, хәлемә керешеп, аңлавыгыз өчен барыгызга да рәхмәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International