Татарстан Дәүләт юридик бюросы ярдәмендә махсус хәрби операциядә катнашучының никахсыз туган баласына тиешле түләүләр билгеләнгән

2025 елның 5 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Дәүләт юридик бюросына түләүсез юридик ярдәм сорап махсус хәрби операциядә катнашучының хатыны мөрәҗәгать итте. Ханымга баласының әтисен суд тәртибендә билгеләүдә ярдәм таләп ителә.

“Эш гади түгел - ханымның ире, әти булуны юридик яктан рәсмиләштерергә өлгермичә, махсус хәрби операциягә алынган. Ә бала, рәсми рәвештә аның баласы булып танылмыйча торып, законда каралган ярдәм чараларына дәгъва итә алмый иде”, - дип сөйләде ТР Дәүләт юридик бюросы җитәкчесе урынбасары Рафаэль Гыйниятуллов.

Рафаэль Фәрит улы кирәкле документларны әзерли: судка дәгъва гаризасы проектын төзи һәм эшне карауның барлык этапларында мөрәҗәгать итүчегә ярдәм күрсәтә. Юристның һөнәри осталыгы ярдәмендә хәтта ДНК-экспертизалар үткәрмичә дә баланың шул ир-атныкы булуын тануга ирешелә.

“Без нигезле документлар пакетын җыйдык һәм шаһитларның катнашуын тәэмин иттек, алар парның бергә яшәү фактын һәм ир-атның баланы үзенеке дип тануын расладылар. Суд таләпләрне нигезле дип таныды”, - дип аңлатты ул.

Суд карары законлы көченә кергәннән соң, махсус хәрби операциядә катнашучының баласы социаль ярдәмнең барлык тиешле чараларыннан файдаланырга мөмкинлек алды.

“Мин Дәүләт юридик бюросына ярдәм өчен бик рәхмәтле. Мөстәкыйль рәвештә бу эшне башкарып чыга алмас идем”, - ди мөрәҗәгать итүче.

Исегезгә төшерәбез, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен мәктәпләрдә түләүсез туклану, җәмәгать транспортына йөрү өчен түләү, балалар лагерьларына юлламага өстенлекле хокук һәм башкалар каралган. Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары бюджет урыннары белән югары уку йортларына керүгә өстенлекле хокукка ия.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International