ТР Юстиция министрлыгы кисәтә: кырыгалдарлар җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләре буларак шалтыратырга мөмкин

2025 елның 24 июне, сишәмбе

Билгесез затлар суд процессларында катнашучыларга шалтыратып, аларга утырышны күчерү яки суд карарының әзерлеге турында хәбәр итәләр. Шул ук вакытта алар, шәхесне раслау яки суд тикшерүенең вакыты һәм урыны турында хәбәр алу өчен дип, СМС-хәбәр булып килгән кодны хәбәр итүне сорыйлар.

Чынлыкта, бу код Россия Федерациясенең Бердәм дәүләт хезмәтләре порталында (Дәүләт хезмәтләре) шәхси кабинеттан логин һәм серсүзне үзгәртү коды булып тора.

ТР Юстиция министрлыгының җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Юлия Михайлова белдерүенчә, җәмәгать судьяларының суд участоклары хезмәткәрләре беркайчан да СМС кодларны, счетлар, банк карталары мәгълүматларын һәм башка шәхси мәгълүматларны сорамыйлар. Җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре тарафыннан финанс характерындагы бернинди мәсьәләләр дә ачыкланмый.

Хезмәткәрләр процесста катнашучыларга суд утырышы турында хәбәр итү, документларның әзерлеге һәм оештыру мәсьәләләрен төгәлләштерү өчен шалтырата алалар, әмма бернинди кодлар яки башка конфиденциаль мәгълүмат сорамыйлар”, - дип ассызыклады Юлия Александровна.

Шалтыратуларның яисә хәбәрнең чыннан да җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләреннән килүенә шик туганда, сөйләшүне тәмамлагыз һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының рәсми порталында күрсәтелгән телефоннарга шалтыратыгыз.

Сак булыгыз һәм конфиденциаль мәгълүматны таныш булмаган кешеләргә телефон аша хәбәр итмәгез!


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International