Цифрлы технологияләр тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әверелде. Әмма мәгълүмат алу уңайлылыгы һәм аңлаешлылыгы белән бергә киберҗинаятьчелек һәм мәгълүмати куркынычлар да арта. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы цифрлы киңлектә иминлекне тәэмин итү буенча төп тәкъдимнәр белән таныштыра.
Шәхси мәгълүматларны яклау
Ике факторлы аутентификация кулланыгыз
Аккаунтларның куркынычсызлыгы
Парольләрегез катлаулы булсын (12+ символ, хәрефләр, цифрлар, билгеләр) Төрле сервислар өчен төрле серсүзләр кулланыгыз
Серсүзләрне даими яңартып торыгыз
Коммуникация һәм җайланмалар
Шикле сылтамалар буенча күчмәгез
Тикшерелмәгән чыганаклардан килгән хәбәрләрне ачмагыз
Уяу булыгыз! Гади ганә кагыйдәләрне үтәү сезне һәм якыннарыгызны якларга ярдәм итәчәк.