“Күпбалалы гаиләләр өчен ташламалар мәсьәләләре борчый иде, чөнки безнең 7 балабыз бар”: Татарстан Юстиция министрлыгы түләүсез юридик ярдәм көне оештырды

2025 елның 9 июле, чәршәмбе

Татарстанда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап, гаилә мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча Бөтенроссия хокукый ярдәм атналыгы үткәрелә. Мондый чаралар “Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасы максатларына һәм бурычларына туры килә.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов еш кына, гаиләнең мөһимлеген ассызыклап: “Гаилә - безнең күпмилләтле дәүләтебезнең нигезе, ышанычлы тыл һәм кеше өчен таяныч ул. Гаилә безгә авыр минутларда көч бирә, үз-үзебезгә ышанырга өйрәтә, буыннар дәвамчанлыгын саклый”, - ди.

Бөтенроссия атналыгы кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне оештырылды. Чара “Игелекле Казан” хәйрия фондында узды. Бу көнне 23 гражданга 40 мәсьәлә буенча ярдәм күрсәтелгән.

“Мине, күпбалалы ана буларак, күпбалалы гаиләләр өчен ташламалар мәсьәләләре борчый иде, чөнки безнең 7 балабыз бар. Мондый чараны оештырганыгыз өчен зур рәхмәт. Мондый уртак кабул итү кешеләрнең проблемаларын нәтиҗәлерәк хәл итәргә мөмкинлек бирә”, - дип билгеләп үтте хокукый ярдәм сорап беренче тапкыр мөрәҗәгать иткән ханым.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы чараны үткәрүдә актив катнашканнары өчен хезмәттәшләренә рәхмәт белдерә.

Исегезгә төшерәбез, хокукый ярдәм атналыгы 13 июльгә кадәр (бу көнне дә кертеп) дәвам итәчәк. Чараларның бердәм планы белән ТР Юстиция министрлыгының рәсми сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International