Татарстан Республикасы юстиция министры РДГУ Казан филиалын тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тантанасында катнашты

2025 елның 10 июле, пәнҗешәмбе

Кичә В.М. Лебедев исемендәге Россия дәүләт гадел хөкем университетының (РДГУ) Казан филиалының суд системасы өчен белгечләр әзерләү буенча өзлексез белем бирү факультетын тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы юстиция министры Заһидуллин Рөстәм Илдус улы катнашты, ул яшь белгечләрне укуларын уңышлы тәмамлаулары белән котлады.

Чыгышында Рөстәм Илдус улы уку йортын тәмамлаучыларның югары әзерлек дәрәҗәсен билгеләп үтте һәм республиканың хокукый системасын алга таба үстерүдә квалификацияле юридик кадрларның мөһимлеген ассызыклады.

“Бүген сезнең тормышыгызда үзенчәлекле көн. Сез документ кына түгел, ә профессиональ юридик эшчәнлеккә юллама аласыз. Татарстан Республикасы гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итәргә, законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга ярдәм итәргә сәләтле яшь, энергияле һәм белемле белгечләргә мохтаҗ. Сезгә үсешегез өстендә эшләүне дәвам итүегезне, мөмкинлекләрегезне киңәйтүегезне һәм куелган максатларга ирешүегезне телим”, - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Республикасы юстиция министры студентларга.

Министр шулай ук Россия һәм Татарстан суд системасы һәм юстиция органнары өчен югары квалификацияле юридик кадрлар әзерләүдә университетның аерым ролен ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, әлеге уку йортын тәмамлаучылар югары дәрәҗәдәге теоретик белем һәм практик әзерлек күрсәтәләр.

Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалы директоры Шәрифуллин Рамил Әнвәр улы Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм студентлар өчен практика оештыруда ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.

Тантана азагында юстиция министры яшь белгечләргә уңышлы һөнәри эшчәнлек теләде һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы структураларында эшкә урнашу мөмкинлеген карарга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International