Җәйге сәяхәтләр сезоны башлану белән Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы республика халкына һәм кунакларына автомобильдә йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү зарурлыгын искәртеп мөрәҗәгать итә.
Юлга чыгар алдыннан истә тотылырга тиешле киңәшләр:
- маршрутны һава шартларына карап төгәлләштерегез;
- машинагызның техник торышын тикшерегез;
- сәфәрегез һәм килү вакытыгыз турында туганнарыгызга хәбәр итегез;
- ягулык салу станцияләренең һәм ял итү пунктларының кайда урнашканын алдан өйрәнегез;
- балалар белән сәяхәт иткәндә аларны автокреслоларда дөрес йөртүне тәэмин итегез.
Руль артына утырганда: исерек килеш машина йөртү, арыган хәлдә автомобиль йөртү, гарнитурасыз телефон куллану тыела.
“Хезмәт һәм ял режимын үтәү бик мөһим - көненә 700 км дан артык руль артында барырга ярамый, һәр 4-5 сәгать саен тәнәфес ясау мөһим. Җәйге сәяхәт күңелле һәм куркынычсыз булырга тиеш” - дип белдерә ведомстволар.