Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы юридик югары уку йортларын тәмамлаучыларны үз командаларына кушылырга чакыра. “Безнең команда әгъзасы булып, Сез үзегезнең һөнәри белемнәрегезне һәм күнекмәләрегезне яхшы итеп кулланып кына калмыйча, бәяләп бетергесез тәҗрибә һәм карьера үсеше мөмкинлеге алачаксыз”, - ди Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Илдус улы Заһидуллин.
Юстиция министрлыгы тәкъдим итә:
- рәсми рәвештә эшкә урнашу һәм социаль гарантияләр
- карьера үсеше һәм остазлык
- тормышны һәм сәламәтлекне иминиятләштерү
- еллык түләүле отпуск
- ел саен диспансеризация
- эшне уку белән бергә алып бару мөмкинлеге
- хезмәт законнары һәм дәүләт граждан хезмәте турындагы законнар нигезендә башкалар
Хезмәт шартлары һәм вакансияләр турында тулырак https://minjust.tatarstan.ru/vakansii.htm
Өстәмә мәгълүматны Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлегеннән (телефоннар аша) алырга мөмкин .+7 (843) 222-60-26, +7 (843) 222-60-27).