Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре Юстиция министрлыгында стажировка үттеләр

2025 елның 17 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында республика җәмәгать судьялары аппаратларының 46 хезмәткәре өчен белем күтәрү стажировкасы тәмамланды. Катнашучылар арасында җәмәгать судьялары ярдәмчеләре, суд утырышлары секретарьлары һәм белгечләр бар иде.

Чара барышында Татарстан Юстиция министрлыгының төрле бүлекләре җитәкчеләре һәм белгечләре оештыру-хокукый тәэмин итү, кадрлар эше, бердәм ведомствоара электрон документ әйләнеше системасыннан файдалану, шулай ук коррупциягә каршы көрәш чаралары мәсьәләләре буенча лекцияләр укыдылар.

Мондый стажировкалар квартал саен үткәрелә һәм җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрүгә юнәлдерелгән. Стажировка программасы суд эшләрен алып баруны, архив исәбен алып баруны, административ штрафлар белән идарә итүне өйрәнүне, шулай ук электрон гадел хөкем һәм “Җәмәгать судьялары” автоматлаштырылган программа комплексы белән эшләүне үз эченә ала.

Җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләренең республика суд районнары буенча стажировкасы онлайн, ә Казан суд районнары җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең стажировкасы Татарстан Юстиция министрлыгы мәйданчыгында уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International