Татарстанда дәүләт юридик бюросының икенче офисы эшли

2025 елның 17 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2024 елның апрель ахырында Дәүләт юридик бюросының икенче офисы ачылган иде. Түләүсез юридик ярдәмне алу Татарстан Республикасының Саба һәм якын-тирә районнарында яшәүчеләр өчен уңайлырак булды.

Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, бүген бу эшнең иң мөһим юнәлешләреннән берсе - хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына хокукый ярдәм күрсәтү.

“Без тыныч тормышка кайту өчен барлык кирәкле шартларны булдырырга тиеш. Бу күп кенә мәсьәләләрне хәл итүне таләп итәчәк, барыннан да элек махсус хәрби операция ветераннарын социальләштерү һәм реабилитацияләү, аларны эшкә урнаштыру һәм кичекмәстән барлык ярдәм чараларын күрсәтү. Бу эшкә республиканың барлык дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, предприятие һәм оешмалары, шулай ук Махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе һәм башка иҗтимагый оешмалар җәлеп ителергә тиеш”, - дип белдерде Рөстәм Нургали улы

2025 ел башыннан районда яшәүче 300гә якын кеше түләүсез юридик ярдәм алды. Алар арасында махсус хәрби операциядә катнашкан 20гә якын кеше һәм аларның гаилә әгъзалары да бар.

Түләүсез юридик ярдәм алу өчен түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә була: Байлар Сабасы поселогы, Тынычлык ур., 22а йорт, шулай ук 8 8 (843) 622-24-18 телефон номеры буенча “кайнар линия” дә эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International