Бүген Уникс мәдәни-спорт комплексының зур концертлар залында Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультетын тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тантанасы булды. Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин “Кеше хокукларын халыкара яклау” һәм “Социаль юриспруденция” программалары буенча укуларын тәмамлаган магистрларга дипломнар тапшырды.
Рөстәм Илдус улы яшь юристларны чын күңелдән тормышларында яңа этап башлану белән котлады, алда җитди сынаулар һәм проблемалар көтелүен, әмма һөнәри үсеш юлының теләсә нинди киртәләрне ышанычлы җиңеп чыгудан башлануын билгеләп үтте. “Кыенлыклар да, киртәләр дә булачак, әмма алардан куркырга түгел, аларны җиңәргә, максатлар куярга һәм аларга ирешергә өйрәнергә кирәк”, - диде министр.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы башлыгы студентларның уңышларында укытучыларның һәм ата-аналарның ролен аерым билгеләп үтте. “Алар сезнең укуыгыз дәвамында җиңүләрегезгә шатланган, уңышсызлыкларыгызны кичергән һәм һәрвакыт янәшә булган кешеләр. Ышанам ки, бүгенге диплом тапшыру тантанасы аларның да казанышы”, - диде министр.
Рөстәм Илдус улы яшь белгечләрнең алган белемнәрен тормышта дөрес куллануларына, сайлаган юнәлешләренә мәхәббәт һәм иҗат ялкыны сүнмәвенә ышаныч белдерде.