Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы җирле үзидарә органнарына 800дән артык методик материал җибәрде

2025 елның 30 июле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин рәислегендә узган коллегия утырышында муниципаль хезмәткәрләрнең һәм җирле үзидарә органнары вазыйфаи затларының һөнәри дәрәҗәсен күтәрү буенча республика Юстиция министрлыгы эше нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.

Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов докладында бу юнәлешнең элеккечә Министрлыкның муниципаль берәмлекләр белән хезмәттәшлегендә төп юнәлеш булуын ассызыклады. Ул эшнең берничә төп юнәлешен билгеләде: методик ярдәм күрсәтү, семинарлар һәм видео аша кабул итүләр үткәрү, күчмә чаралар оештыру һәм муниципаль хезмәткәрләрнең стажировкаларын оештыру.

Соңгы өч елда без җирле үзидарә органнарына 800дән артык методик материал җибәрдек. Аларга мәгълүмати һәм аңлату хатлары, аналитик белешмәләр, рекомендацияләр һәм законнарга күзәтүләр дә керә”, - диде министр урынбасары. 2024 елда һәм 2025 елның беренче яртыеллыгында гына да шундый 316 материал җибәрелгән.

Мөхәррәм Мансур улы сүзләренә караганда, җирле үзидарә органнары мәнфәгатьләрен судта, судка кадәрге һәм башкарма производство кысаларында юридик яклауны оештыру буенча кулланмалар гамәли эштә гаять файдалы булып чыккан. Шулай ук суд практикасына күзәтүләр, муниципаль хокукый актларны Хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырып чыгару, шулай ук тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен үтәү материаллары һәм башкалар файдалы.

Моннан тыш муниципалитетларга җирләү эше, сайланулы вазыйфаи затларның вәкаләтләре, гражданнарның җирле үзидарәдә катнашуы һәм башкалар буенча 130 модель акт проекты җибәрелгән.

Күп кенә муниципаль актлар проектлары буенча киңәшмәләрдә, өйрәтү чараларында, видео аша кабул итүләрдә өстәмә аңлатмалар бирелә, - дип өстәде министр урынбасары.

Утырышта шулай ук Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Сабирҗанов Наил Нургаяз улы һәм Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры Привалов Игорь Анатольевич докладлар белән чыгыш ясадылар.

Коллегия гадәттәгечә бүләкләр тапшыру белән тәмамланды. Хезмәттәшләребезне чын күңелдән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International