Татарстан Республикасында “ГосСтарт.Стажировки” юнәлеше кысаларында стажировкаларның федераль этабына теркәлү бара

2025 елның 5 августы, сишәмбе

2025 елның 7 июленнән 11 августына кадәр яшь дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрне эшкә өйрәтү буенча “ГосСтарт” Бөтенроссия программасының “ГосСтарт.Стажировки” юнәлеше кысаларында стажировкаларның федераль этабына теркәлү бара.

Юнәлеш кысаларында дәүләт һәм муниципаль хезмәтнең җәлеп итүчәнлеген арттыру максатында 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр өчен федераль дәүләт органнарында стажировкалар гамәлгә ашырыла.

“ГосСтарт” - Росмолодежның яшь дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрне эшкә өйрәтү буенча  федераль программасы. Программаның максаты - яшьләр өчен дәүләт хезмәтенең җәлеп итүчән имиджын формалаштыру, гамәлдәге һәм булачак белгечләргә һөнәри үсеш өчен кирәкле белем һәм күнекмәләр алу мөмкинлеге бирү.

Стажировка узу 2025 елның 10 октябреннән 25 октябренә кадәр Мәскәү шәһәрендә планлаштырылган. Федераль этап йомгаклары буенча федераль дәүләт органнарына эшкә урнашырга тәкъдим ителгән 50 иң яхшы стажер исемлеге төзеләчәк, шулай ук кандидатлар үсешенең индивидуаль карьера траекториясе формалаштырылачак һәм сайланачак. Стажировкага теркәлү “Россия яшьләре” ФДАМС кулланып онлайн форматта башкарыла.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International