Россиядә ел саен үткәрелә торган “Хезмәт кешесе” премиясе расланды

2025 елның 6 августы, чәршәмбе

“Хезмәт кешесе” илкүләм премиясе Россиянең барлык төбәкләрендәге күренекле кешеләргә биреләчәк. Премия Россия төбәкләрендә эшче һөнәрләренең абруен ныгытуга һәм хезмәт казанышларын популярлаштыруга юнәлдерелгән. Ел саен бирелә торган яңа премия икътисадның реаль секторы хезмәткәрләренең казанышларын тану символы булачак.

 

Җиңүчеләрне сайлап алу түбәндәге критерийлар буенча узачак:

 

- Технологик лидер: инновацион технологияләр керткән, җитештерүнең нәтиҗәлелеген күтәргән, яңа продуктлар һәм чишелешләр эшләгән хезмәткәрләр;
- Иң яхшы остаз: яшь белгечләрнең һөнәргә кереп китүендә зур өлеш керткән, тәҗрибә һәм белемнәрен тапшырган, кадрлар потенциалын үстерүгә ярдәм иткән хезмәткәрләр;

- Яшь белгеч: һөнәри эшчәнлекләрендә зур уңышларга ирешкән, инициатива һәм һөнәри үсешкә омтылыш күрсәткән яшь хезмәткәрләр (18 яшьтән 35 яшькә кадәр);

- Гаилә хезмәт династияләре: хезмәткәрләр - ким дигәндә өч буын бер һөнәр иясе булган гаилә вәкилләре, яки гаиләнең барлык әгъзаларының бер һөнәрдә яки бер предприятиедә гомуми хезмәт стажы кимендә 50 ел тәшкил иткән гаилә вәкилләре;

- Ветераннар советы: предприятиеләрнең хезмәт традицияләрен һәм тупланган тәҗрибәне саклауга зур өлеш керткән атказанган хезмәткәрләре оешмасы җитәкчесе яисә вәкиле;

- Хезмәт патриотик тәрбиясе: Ватанга мәхәббәт сүздә генә түгел, ә реаль гамәлләрдә дә: иҗтимагый иминлек хакына хезмәт итү теләгендә һәм ихтыяҗында, милли байлыкларга сакчыл карауда, ил үсешенә шәхси өлеш кертүдә чагыла торган гражданнар үстергән, яшьләрне хезмәттә патриотик тәрбияләүдә күпьеллык уңышлы тәҗрибәсе булган оешма җитәкчесе яки вәкиле.

Һәр төбәктән лауреатлар өчтән артык булмаска мөмкин. Төбәк оештыру комитетлары алты критерийның кайсылары буенча сайлап алыначагы турында карарны мөстәкыйль кабул итә.

Хезмәт кешесе” илкүләм премиясе өч этапта узачак:

- премияне үткәрү сроклары һәм тәртибе турында мәгълүмат бирү, гаризалар кампаниясенә старт бирү һәм катнашуга гаризалар җыю;

- бирелгән гаризаларны сайлап алу һәм бәяләү, экспертлар каравы һәм региональ этапта җиңүчеләрне билгеләү;

- үзәк оештыру комитеты тарафыннан регионнардан килгән җиңүчеләрнең анкеталарын җыю һәм эшкәртү, йомгаклау исемлекләрен килештерү һәм раслау.

Бүләкләү “Хезмәт иминлеге һәм хезмәтне саклау” 29 нчы халыкара махсуслаштырылган күргәзмә-форумы мәйданчыгында узачак. БИОТка теркәлү 16 июньдә biot- expo.ru. сайтында ачылды.

Премия лауреатлары кыйммәтле бүләкләр һәм истәлекле билгеләр алачаклар.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International