Интернет челтәрендәге наркотиклар: үзеңне ничек сакларга?

2025 елның 7 августы, пәнҗешәмбе

Наркотикларның мәгълүмат-телекоммуникация технологияләрен кулланып законсыз әйләнеше халыкның сәламәтлеге һәм иҗтимагый иминлеге өчен куркыныч тудыра торган җитди социаль проблема. Интернет һәм социаль челтәрләр реклама, наркотиклар сату һәм тарату, шулай ук яңа кешеләрне яллау өчен актив кулланыла.

Үзеңне һәм якыннарыңны ничек сакларга:

- Хәбәрләрдә һәм социаль челтәрләрдә шикле сылтамалар буенча күчмәгез.

- “Җиңел акча эшләү” турындагы тәкъдимнәрне игътибарсыз калдырыгыз.

- Балаларның телефон-планшетларына ата-аналар контролен куегыз.

- Браузерларда куркынычсыз эзләүдән файдаланыгыз.

- Балалар белән наркотикларның зыяны һәм аларны бу эшкә яллау ысуллары турында әңгәмәләр үткәрегез.

Наркотиклар белән бәйле сайтлар табылганда, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгына хәбәр итегез. Сезнең уяулыгыгыз җәмгыятьнең сәламәтлеген һәм иминлеген сакларга ярдәм итә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International