Татарстан Юстиция министрлыгы төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

2025 елның 10 августы, якшәмбе

Төзүчеләр көне ел саен августның икенче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Республиканың куәтле төзелеш комплексы күп кенә мөһим мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә. Моңа социаль өлкә объектларын үстерү дә, гадел хөкем эшләрен башкару өчен уңайлы шартлар тудыру да, спорт корылмалары төзү һәм башкалар да керә. Төзүчеләр эшенең мөһимлегенә республика Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов та басым ясый. “Сезнең ярдәмегез белән без ел саен бөтен республика буенча йөзләгән объект төзибез һәм ремонтлыйбыз”, - ди ул.

Ел саен Министрлык “Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасы кысаларында җәмәгать судьяларының суд участоклары биналарына капиталь һәм агымдагы ремонт ясауны оештыра. Соңгы 10 елда 85 суд участогы урнашкан 24 бинада капиталь ремонт үткәрелгән. Объектларда архив бүлмәсен оештыру, тәрәзә һәм ишекләрне алыштыру, эчкә ремонт ясау кебек эшләр башкарыла. Хәрәкәтләнү мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлы мохит булдыруга аерым игътибар бирелә.

Республикадагы һәр яңа яисә реконструкцияләнгән суд участоклары бинасы - төзелеш тармагы белгечләренең профессиональлеге нәтиҗәсе. Җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләре көн саен гадел хөкем эшләрен гамәлгә ашыра, ә республика халкы хокукый яклау сорап мөрәҗәгать итә торган уңайлы биналар алар тырышлыгы белән салына.

Бүген, Төзүчеләр көнендә, без бу мөһим һөнәр белән бәйле барлык кешеләрне котлыйбыз! Төзелешкә катнашы булганнарның барысына да нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм эшләрендә уңышлар телибез! Һәр проект кешеләргә озак еллар хезмәт итсен, ә сезнең авыр хезмәтегез һәрвакыт лаеклы бәяләнсен!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International