Алабугага эш сәфәре вакытында юстиция министры Рөстәм Заһидуллин “Алабуга Сөте” компаниясенең хезмәт коллективы белән очрашты. Очрашуның төп темасы Алабуга районының һәм тулаем республиканың социаль-икътисади үсеше турында фикер алышу булды.
Рөстәм Заһидуллин үз чыгышында ассызыклаганча, Татарстанда Россиядә иң куәтле социаль ярдәм системасы булдырылган. Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүче һәр кешенең иминлеген һәрвакыт беренче урынга куйды һәм куя. Балалы гаиләләргә һәм безнең геройларга - махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә аерым игътибар бирелә.
Республикада юридик ярдәм хәрбиләргә һәм аларның якыннарына ярдәм итү комплекслы системасының мөһим өлеше булып тора. Түләүсез хокукый ярдәм даими нигездә дәүләт юридик бюросы тарафыннан гамәлгә ашырыла. 2025 елның 6 аенда Татарстан Дәүләт юридик бюросы юристлары 800 дән артык сугышчыга һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтте.
Министр шулай ук Татарстанда халыкка 62 социаль ярдәм чарасы каралганлыгын әйтте. 2024 елда алардан 1,1 млн кеше файдаланган. Шул ук вакытта балалы гаиләләргә, аз керемле һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә аерым игътибар бирелә.
“Татарстан - казанышлар республикасы. Безнең уңышлар барлык буын татарстанлыларның иҗади хезмәтенә, республикага һәм традицияләргә тугрылыкка, Ватанга мәхәббәткә нигезләнә, - дип йомгаклады Рөстәм Илдус улы чыгышын. - Без әле һаман калып килә торган проблемалы мәсьәләләрне хәл итү буенча эшне эзлекле дәвам итәчәкбез һәм аларны хәл итү өстендә бергә актив эшләячәкбез”.