Юстиция министры урынбасары Марат Низамиев җитәкчелегендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Җәмәгать судьялары аппаратларының аттестация комиссиясе утырышы узды.
Республиканың төрле районнарыннан, шулай ук Чаллы, Түбән Кама, Зеленодольск шәһәрләреннән килгән аттестацияләнүчеләр арасында җәмәгать судьялары ярдәмчеләре, суд утырышы секретарьлары, 2 нче разрядлы белгечләр һәм 2 нче разрядлы өлкән белгечләр-канцелярия мөдирләре бар иде.
"Җәмәгать судьяларының суд участокларында эшләү процессуаль законнарны белүне, югары профессионализмны, стресска чыдамлыкны һәм башка бик күп күнекмәләрне күздә тота, - дип билгеләп үтте Министрлыкның кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге башлыгы Татьяна Латыева.
Тавыш бирү йомгаклары буенча комиссия карары белән 12 аттестацияләнүче дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларына туры килә дип танылды. “Моннан тыш, 2 хезмәткәр кадрлар резервына кертелүгә тәкъдим ителде. Бу аппарат хезмәткәрләре өчен аттестация комиссиясенең иң югары бәясе булып тора”, - дип өстәде Татьяна Латыева.
Хезмәттәшләребезне котлыйбыз!