Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү кысаларында республика халкы түләүсез юридик ярдәм ала алачак

2025 елның 20 августы, чәршәмбе

Күп балалы гаиләләргә нинди ташламалар каралган? Банкротлыкны рәсмиләштерү тәртибе ничек? Эш бирүче хезмәт хакын түләмәсә, нишләргә? Хәрби хезмәткәргә хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгын ничек алырга? Мондый һәм башка сорауларга җавапларны квалификацияле юристлардан түләүсез алырга мөмкин.

Республикабызның төп дәүләт бәйрәме - Татарстан Республикасы көне якынлаша. Бәйрәмгә багышлап, 21 август көнне 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр татарстанлыларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк.

Түләүсез хокукый консультацияләр “Игелекле Казан” да оештырылачак. Чараны Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы оештыра. Гражданнарга федераль һәм республика башкарма хакимият органнарының территориаль органнары, прокуратура, дәүләт юридик бюросы вәкилләре, шулай ук адвокатлар һәм нотариуслар консультация бирәчәк.

Татарстанлылар башкарма производство, хезмәт законнары, пенсия, медицина һәм социаль тәэмин итү мәсьәләләре буенча консультацияләр ала алачак. Татарстан Республикасы Рәисе кушуы буенча, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү кысаларында махсус хәрби операция ветераннарына һәм хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына аерым игътибар бирелә. Ватанны саклаучылар - үз илләренең язмышын, аның тыныч һәм имин киләчәге өчен җаваплылыкны үз өсләренә алган кыю кешеләр..., - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Үткәрү урыны - “Игелекле Казан” (Сеченов ур., 5)

Вакыты: 10:00 – 12:00

Алдан языласы юк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International