Татарстан Юстиция министрлыгы “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе кысаларында беренче сыйныфка баручы балаларга бүләкләр тапшырды

2025 елның 25 августы, дүшәмбе

Яңа уку елы алдыннан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” хәйрия акциясендә катнашты.  Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, “1 нче сентябрь - беренче сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары өчен аеруча дулкынландыргыч көн. Беренче тапкыр мәктәпкә укырга бару һәр бала тормышында мөһим момент”.

Бүген Министрлык бинасында хезмәткәрләрнең 1 нче сентябрьдә мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керәчәк балалары өчен бәйрәм булды. Нәни кунаклар өчен махсус программа: министрлык музее буйлап экскурсия, белемнәрне тикшерү викторинасы, сыйлы табын әзерләнгән иде. Булачак беренче сыйныф укучылары өчен юстиция министры кәнәфиендә утыру мөмкинлеге аеруча тәэсирле булды.

Без бу күркәм традицияне ун елдан артык саклап киләбез – булачак беренче сыйныф укучыларына тормышларында мөһим этапка әзерләнергә ярдәм итәбез, - диде юстиция министрының беренче урынбасары. - Кадерле балалар, сезгә белем дөньясында мавыктыргыч ачышлар һәм тугры дуслар телибез!”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International