Юстиция министрлыгында республиканың җәмәгать судьялары аппаратларының 6 хезмәткәре аттестация узды.
Дәүләт хезмәткәрләрен аттестацияләү - аларның үз вазыйфаларына туры килүенә имтихан. Җәмәгать судьяларының суд участокларында эшләү федераль һәм төбәк законнарын яхшы белүне, югары профессионализмны, стресска каршы торучанлыкны һәм башка бик күп күнекмәләрне күздә тота.
Тавыш бирү йомгаклары буенча комиссия карары белән 5 аттестацияләнүче дәүләт граждан хезмәтенең биләгән вазыйфасына туры килә дип танылдыдар һәм дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын вазыйфаи үсеш тәртибендә биләү өчен кадрлар резервына кертүгә тәкъдим ителделәр, 1 аттестацияләнүче дәүләт граждан хезмәтенең үзе биләгән вазыйфасына туры килә дип танылды.