Татарстан Республикасы Рәисенең массакүләм мәгълүмат чараларында, Интернет челтәрендә, социаль челтәрләрдә, мессенджерларда БПЛА очышларының фото һәм видеоларын, шулай ук аларның һөҗүмнәренең мөмкин булган нәтиҗәләрен таратуны тыю турындагы Указы чыкты.
Нинди мәгълүматны, шул исәптән фото - һәм видеоматериалларны да бастырып чыгарырга ярамавын аңлатып китик:
- Татарстан территориясендә БПЛА куллану һәм аның нинди нәтиҗәләргә китерүе турында (аларның төрен, төшү урынын, очу траекториясен ачыкларга мөмкинлек бирә торган мәгълүматны да кертеп); - ПВО һәм радиоэлектрон көрәш чараларын куллану һәм куллану нәтиҗәләре турында;
- ПВО һәм радиоэлектрон көрәш чараларының урнашу урыннары турында;
Тыю хакимият органнарының рәсми басмаларына һәм аларга сылтама биргән мәгълүматка кагылмый.
Шуны онытмагыз, мондый материалларны бастырып, сез дошманга ярдәм итәсез һәм оператив хезмәтләрнең эшенә комачаулыйсыз. Күктә БПЛА күрсәгез, беренче чиратта, 112 номерына шалтыратыгыз.
Рәсми документны сылтама буенча карарга була.