Рөстәм Заһидуллин алабугалыларны Татарстан Республикасы көне белән котлады

2025 елның 30 августы, шимбә

Бүген Алабугада берьюлы өч бәйрәм: Республика көне, Шәһәр көне һәм Нефтьчеләр көне билгеләп үтелә. Бәйрәм чараларында Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин катнашты.

Көннең беренче яртысында министр район башлыгы Рөстәм Нуриев һәм мәртәбәле кунаклар белән Таҗи Гыйззәт урамындагы 28 нче һәм 30 нчы йортларның төзекләндерелгән ишегаллары территориясен ачу тантанасында булды. Төзекләндерү эшләре Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән эшләнә торган “Безнең ишегалды” республика программасы кысаларында башкарылган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, “Безнең ишегалды” программасы 1,5 миллионга якын татарстанлыга кагылышлы. Алабуга районында 2020 елдан 2025 елга кадәрге биш ел эчендә 1 млрд сумнан артык суммага 201 ишегалды ремонтланган. Быел төзекләндерү эшләре 255 ишегалды территорияләрендә алып барыла.

Ачылыш вакытында Рөстәм Заһидуллин алабугалыларны чын күңелдән Татарстан Республикасы көне белән котлады һәм республика Рәисе Рөстәм Нургали улының мөрәҗәгатен укыды: “30 нчы август, кайда гына булсак та, безне туган йортыбызга карата горурлык һәм ярату хисе белән берләштерә”, - диелгән текстта.

Мөрәҗәгатьтә шулай ук бүгенге уңышларга нигез салган, рухи-әхлакый кыйммәтләрне, мәдәни байлыкны һәм туган телгә мәхәббәтне саклаган өлкән буынга рәхмәт әйтелә.

Алабугада бәйрәм чаралары, бөтен республикадагы кебек үк, көн дәвамында дәвам итәчәк.

Бәйрәм белән, кадерле дуслар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International