Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин республика халкын Татарстан көне белән котлады

2025 елның 30 августы, шимбә

Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин республика халкына Татарстан Республикасы көне уңаеннан котлау белән мөрәҗәгать итте.

Мөрәҗәгатендә министр һәр кешенең регион үсешенә керткән өлешенең әһәмиятен ассызыклады һәм Татарстанның Россия Федерациясенең терәк регионы буларак аерым ролен билгеләп үтте.

“Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы көне белән котлыйм! Бүген Татарстан илебез өчен бик яхшы социаль-икътисадый нәтиҗәләр күрсәтүче терәк регион булып тора. Һәр татарстанлы туган як үсешенә үз өлешен кертә! Республикабыз алга барсын! Барыгызга да иминлек һәм уңышлар!”, - диелә министрның котлавында.

Бәйрәм белән, Кадерле татарстанлылар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International