Татарстан Республикасы җәмәгать юстициясенең 25 еллыгына багышланган “түгәрәк өстәл”гә турыдан-туры трансляция

2025 елның 3 сентябре, чәршәмбе

4 сентябрьдә, 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Татарстан Республикасы җәмәгать юстициясенең 25 еллыгына багышланган “түгәрәк өстәл” узачак.

Чирек гасыр элек яңадан торгызылган җәмәгать судьялары институтының тамырлары инкыйлабка кадәрге Россиягә барып тоташкан бай тарихка ия. 1917 елгы инкыйлабтан соң бетерелеп, ул бары тик XX гасыр ахырында гына кабат торгызылган һәм бүген суд системасының мөһим элементы булып тора.

“Түгәрәк өстәл”дә Татарстанда җәмәгать судьялары институтын торгызу турында тарихи материаллар, аның үсешенең төп этаплары, республикада җәмәгать юстициясенең хәзерге торышы һәм перспективалары каралачак.

 Чараны турыдан-туры трансляцияләү безнең ВКонтактедагы рәсми битебездә һәм Министрлыкның рәсми сайтында барачак.

Кушылыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International